Вернуться к обычному виду

Шахматта да алар алдынгы

Шахматта да алар алдынгы 28.02.2014

Спорт

Дата: 04.02.2014 Вторник.
Источник: газета «Кызыл таң».
Aвтор: Айгөл Юлъякшина.

   Киләчәккә йөз тотып эшләү ничек була? Бу хакта Туймазыда яхшы беләләр. Район җитәкчелеге яшь буын белән эшкә зур игътибар бирә. 59 спорт төре буенча шөгыльләнү мөмкинлеге тудырылган.

   Елдан-ел районда шахмат уенының популярлыгы арта. Менә берничә ел инде туймазылылар республика һәм Бөтенрусия шахмат турнирларында катнашып, призлы урыннар яулый. 2013 елда алар “Рощинский” Бөтенрусия шахмат фестивале призерлары булган.

   5-10 гыйнварда К. Дәүләткилдиев исемендәге республика художество гимназия-интернатында балалар арасында “Белая ладья” республика шахмат турниры узды. Шәһәр мәктәпләре арасында Уфаның Киров районындагы 3нче гимназия командасы — беренче, Туймазы шәһәренең 4нче мәктәбе — икенче, Октябрьский шәһәренең 2нче гимназиясе өченче урынга лаек булдылар. Барлыгы 12 команда ярышты.

   — Шахмат уйнаучыга җентекле әзерлек, түземлек һәм, әлбәттә, интеллектуаль яктан үсешкәнлек таләп ителә, — ди тренер-укытучы Нәфис Муллагалиев, тәрбияләнүчеләре белән горурланып.

газета «Кызыл таң».


Возврат к списку